Административ-территориаль буйсынуы

XX йөз башында нигезләнә.

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Сембер өязе Олы Тархан волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан районы үзәге, 1959 елның 12 октябреннән – кабат Тәтеш районында.

Хәзер – Кошки-Яңа Тимбай авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Максимовка» колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.И.Жарков). 1950 елдан авылда – Крупская исемендәге (үзәк утары – Салмановка авылы), 1951 елдан – Ленин исемендәге (үзәк утары – Яңа Льяшево Пүчинкәсе авылы), 1963 елдан, кабат исеме кайтарылып – Крупская исемендәге, 1967 елдан –Ленин исемендәге (үзәк утары – Чуаш Чурапаны авылы; 1979 елда утар – Кошки-Яңа Тимбай авылына, 1990 елда Яңа Льяшево Пүчинкәсе авылына күчерелә) колзозлар, 1995–2006 елларда Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Агро-союз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

А.А.Осипов (1928–2008) –ТАССРның атказанган терлекчелек хезмәткәре, Ленин ордены кавалеры;

М.Г.Рыжов (1913–1946) – лейтенант, Советлар Союзы Герое, Ленин, икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Халык саны

1920 елда – 165,
1926 елда – 193,
1938 елда – 205,
1949 елда – 150,
1958 елда – 160,
1970 елда – 105,
1979 елда – 69,
1989 елда – 54,
2002 елда – 44,
2010 елда – 31,
2021 елда – 18 кеше (руслар, татарлар, мордвалар).