Биографиясе

1922 елның 2 гыйнвары, Әстерхан шәһәре — 1992 елның 20 мае, шунда ук.

Владивосток шәһәрендә балык заводында токарь булып эшли.

1940 елда Әстерханга кире кайта.

1941 елның декабреннән Кызыл Армиядә. 1942 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында.

1943 елның 23 сентябрендә алдынгы төркем составында Комарин авылы янында (Белоруссия ССРның Гомель өлкәсе Брагин районы) Днепр елгасын кичеп чыга. Посудово авылына һөҗүм вакытында Юсупов совет гаскәрләренә комачаулаган дошман пулемётын юк итә, яралана.

Инвалидлык буенча демобилизацияләнгәннән соң (1944), Әстерханга кире кайта.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият      

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин