Биографиясе

1923 елның 25 сентябре, хәзерге Төмән өлкәсенең Төмән районы Муллаш авылы — 2009 елның 7 июне, Төмән шәһәре.

Омск шәһәрендә Аксарка башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли.

1942 елның гыйнварыннан Кызыл Армиядә. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында: элемтә взводы телефонисты, 315 нче гвардия тау-укчы полкының (1 нче гвардия армиясенең 128 нче гвардия тау-укчы дивизиясе) пулемёт расчёты командиры. Көнбатыш һәм 4 нче Украина фронтлары составында Ржев–Вязьма (1943), Житомир–Бердичев, Проскуров–Черновцы, Львов–Сандомир (барысы да 1944 тә) һәм Моравска–Острава (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 21 сентябре–12 ноябрендә Борова торак пункты янындагы (Медзилаборце (Чехословакия) шәһәреннән 3,5 км төньяктарак) сугышларда батырлык күрсәтә. Батальонның башка подразделениеләр белән элемтәсен урнаштырып, 60 тан артык сафтан чыккан урынны төзәтә, шәхси коралы белән дошманның 5 солдатын юк итә.

1945 елның 12–13 февралендә Елесня торак пункты (Бельско–Бяла (Польша) шәһәреннән 27 км көньяк-көнчыгыштарак) янындагы сугышларда, тау-урманлы урыннар булуга карамастан, артиллерия-миномёт уты астында элемтә урнаштыра, 15 ләп фашист солдатын юк итә. 1945 елның 15–16 апрелендә Гожице һәм Ухильско торак пунктлары (Рацибуж (Польша) шәһәреннән 19–20 км көньяк-көнчыгыштарак) янындагы сугышларда дошманның 10 лап пехотачысын юк итә, 2 пулемёт ноктасын бастыра.

Демобилизацияләнгәннән соң (1946), Төмәндә яши, педагогика институтын тәмамлый (1961), Шыкча авылы (Төмән районы) мәктәбендә укытучы булып эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. Ржев (1993) һәм Төмән (1995) шәһәрләренең мактаулы гражданы.

Истәлеге

Туган авылының бер урамы һәм Шыкча авылы мәктәбе Якин исемен йөртә.

Әдәбият      

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин