Биографиясе

1885 елның 19 августы, Мәскәү — 1954 елның 22 декабре, Казан.

Мәскәү университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1909), Калуга губернасының Жездринский өязе Подбужье авылында земство табибе, 1910 елдан Мәскәү губернасы Павлов-Посад шәһәрендә фабрика табибе, 1913 елдан Саратов университетының күз поликлиникасында.1925  елдан Урта Азия университетының (Ташкент шәһәре) офтальмология кафедрасы мөдире. 1932 елдан Казан ГИДУВының офтальмология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта (1932–1948) Трахоманы өйрәнү фәнни-тикшеренү институты директоры. 1951–1954 елларда Казан медицина институтының күз авырулары кафедрасы мөдире. Урта Идел һәм Урал алды республикаларында трахомага каршы көрәш эшен җитәкли.

Хезмәтләре трахома, глаукома, күз җәрәхәтләрен дәвалау проблемаларына карый.

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Комбинированные огнестрельные повреждения орбиты, носа и придаточных пазух. К., 1943;

Руководство для работников трахоматозных пунктов. М., 1944;

Современное состояние вопроса о лечении трахомы // Сб. тр. Врачебно-санитарной службы Казан. ж.д. 1950. Вып. 3.

Әдәбият

Профессор Александр Николаевич Мурзин // Вестн. офтальмологии. 1940. № 5;

Казанский ГИДУВ им. В.И.Ленина (1920–1990). К., 1990.