Биографиясе

1925 елның 28 феврале, Чаллы кантоны Иштирәк авылы — 1994 елның 4 июле, Бөгелмә шәһәре.  

Лубян урман техникумын (1953), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1968) тәмамлый.

1941 елдан Биклән урман хуҗалыгында урманчы, 1951 елдан Минзәлә урман хуҗалыгында директор.

1954 елдан КПССның Минзәлә район комитеты секретаре, 1957 елдан башкарма комитеты рәисе урынбасары, бер үк вакытта Минзәлә районы авыл хуҗалыгы буенча район инспекциясе башлыгы.

1961 елдан Бөгелмә территориаль колхоз-совхоз идарәсе башлыгы урынбасары.

1963–1994 елларда дәүләт «Птицевод» нәселле кошчылык заводы директоры. Ягъфәров җитәкчелек иткәндә хуҗалыкта барлык җитештерү биналары реконструкцияләнә (кошларны читлекләргә күчерү), 188 фатир, 7 торак йорт, мәдәният йорты, балалар бакчасы, контора һәм башка җитештерү, соц.-мәдәни һәм көнкүреш объектлары булган посёлок төзелә. Һәр тавыкның йомырка салучанлыгы 190 данәдән 276 га кадәр арта. Һәр сыердан уртача еллык савым 5 мең кг тәшкил итә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.

Автор — И.Н.Афанасьев