- РУС
- ТАТ
икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1989)
1939 елның 26 февралендә Казанда туган.
1962 елда Казан авиация институтын тәмамлый.
1962–1968 елларда Казан предприятиеләрендә инженер булып эшли, 1968–1988 елларда КПССның Ленин районы һәм Татарстан өлкә комитетларында, «Радиоприбор» җитештерү берләшмәсендә партия эшендә.
1988–1990 елларда ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары – план дәүләт комитеты рәисе.
1990–1993 елларда бюджет, план, салым һәм бәяләр буенча Республика Советы комиссиясе рәисе, РСФСР Югары Советы рәисе урынбасары.
1980–1990 елларда ТАССР Югары Советы, 1990–1993 елларда РСФСР Югары Советы депутаты.
1995–1999 елларда РФ Дәүләт Думасы депутаты.
Фәнни хезмәтләрендә фәнни-техник прогрессның төбәк факторларын ачыклый, региональ максатчан фәнни-техник программаларны эшләү һәм гамәлгә ашыруның фәнни нигезләрен тәгъбирли.
Халыклар Дуслыгы, Почёт билгесе орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Курсом научно-технического прогресса. Казань, 1980.
Единый народнохозяйственный комплекс. Казань, 1983.
Новые методы хозяйствования в промышленности. Казань, 1986.
Налоги, пошлины, сборы России. М., 1992.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.