Биографиясе

1921 елның 25 августында Ульяновск өлкәсе, Сура районы Княжуха авылында туган.

1941 елда авиация техникумын тәмамлый.

1941–1983 елларда Казан авиация җитештерү берләшмәсендә: технолог, цех технологиясе бюросы җитәкчесе, агрегат цехы җитәкчесе урынбасары (1965 елдан).

Бүләкләре

Стапель конструкцияләрен һәм универсаль җайланмаларны җыйганда принципиаль яңа технологик алымнар кулланып самолётлар җитештерү ысулын эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен Дәүләт бүләге бирелә.

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.