Биографиясе

1947 елның 6 июне, Апас районы Зур Күккүз авылы – 2000 елның 22 июне, Апас районы Дәүләки авылы.

1972 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1967–1974 елларда Апас районының Горбунов исемендәге колхозында баш агроном, 1976–1999 елларда рәис булып эшли.

Вәлиев җитәкләгән колхоз игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешә. Бөртеклеләрнең уңышы 1 га дан 40 ц га, 1 сыердан савым – 4000 кг га, сөт җитештерү 100 га авыл хуҗалыгы җирләренә 400 ц га җитә.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.