- РУС
- ТАТ
партия эшлеклесе, тарих фәннәр кандидаты (1961)
1922 елның 1 июне, хәзерге Самара өлкәсенең Похвистневск районы Яңа Мансур авылы – 1993 елның 3 гыйнвары, Казан.
Казан педагогия институтын (1952), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1961) тәмамлый.
1941–1947 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
1947–1948 елларда Ютазы районының «Коммунизмга» газетасы җаваплы секретаре, 1949–1951 елларда ВКП(б)ның Ютазы райкомында пропагандист, сәяси мәгариф бүлеге мөдире.
1951–1952 елларда «Советская Татария» газетасы хәбәрчесе.
1952–1958 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында агитация бүлеге инструкторы, сектор мөдире, 1961–1963 елларда шунда ук лекторлар төркеме җитәкчесе.
1963–1966 елларда Казан авиация институты доценты.
1966–1984 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре,
1984–1988 елларда В.И.Ленин Үзәк музееның Казан филиалы директоры.
1967–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.
Хезмәтләре СССР халыкларының милләтара мөнәсәбәтләренә, ТАССРда мәдәният үсеше мәсьәләләренә карый.
Хезмәт Кызыл байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Единой семьей к заветной цели. М., 1963.
К вершинам науки. М., 1975.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.