Биографиясе

1919 елның 15 сентябре, Уфа губернасы Каргалы авылы — 1996 елның 6 феврале, Казан.

Бөек Ватан сугышы елларында кече политрук, 1942 елда әсирлеккә эләгә.

Совет әсирләреннән төзелгән гаскәри берәмлектә — «Идел-Урал легионы»нда хезмәт итә.

Хәрби әсирләр арасында алып барылган яшерен хәрәкәттә катнаша. 1943 елда Едлино лагеренда (Польша) М.М.Җәлил белән очраша (соңрак легионерлар Г.Шәрипов һәм Н.Терегулов белән бергә аның шигырьләре язылган блокнотны коткаруда катнаша (кара «Моабит дәфтәре»).

1943 елда легион батальоннарының берсе составында Франциягә Ле-Пюи шәһәренә (Югары Луара департаменты) җибәрелә.

1944 елда Үтәшев легионерлар төркеме белән бергә француз партизаннары ягына чыга. Партизаннар отряды командиры була. Француз армиясе капитаны исемен ала. Сугышчан казанышлары өчен Франциянең ике хәрби хачы белән бүләкләнә.

1945 елда Ватанга кайта. 1948 елда әсирлектә булганы өчен кулга алына, 25 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

1955 елда иреккә чыгарыла, 1962 елда аклана.

Франция Каршылык хәрәкәте ветераннарының төбәкара «Комбатан волонтёр» ассоциациясенең Идел-Урал секциясе рәисе (1993–96).

Әдәбият

Мостафин Р.Ә. Өзелгән җыр эзеннән. К., 2011; 

шул ук. По следам оборванной песни. К., 2004; 

Черепанов М.В. Зачем живым Долина смерти? К., 2006.