Эчтәлек

Ульяновлар гаиләсе: Мария Александр кызы, Илья Николай улы һәм аларның балалары: Ольга, Мария, Александр, Дмитрий, Анна, Владимир

Фото 1879 ел

Әтиләре — күренекле педагог И.Н.Ульянов.

Ульяновларның әниләре Мария Александровна (кыз чагындагы фамилиясе Бланк) (6.2.1835, С.-Петербург — 12.7.1916, Петроград). Өйдә белем ала. 1863 елда башлангыч мәктәпләр укытучысы исеме алу өчен экстерн тәртибендә Самара гимназиясендә имтихан тапшыра. Тормышын тулысынча гаиләсенә багышлый.

Аның әтисе, Александр Дмитриевич Бланк (1799 — 17.7.1870, Казан губернасы, Лаеш өязе Кокушкино авылы), Петербург медицина-хирургия академиясен тәмамлап, 20 елдан артык табиблек хезмәтендә була; күпьеллык хезмәте өчен нәселдән күчмә дворянлык дәрәҗәсе бирелә. 1847 елда, отставкага чыгу белән, Лаеш өязе Кокушкино авылында зур булмаган утар сатып ала. Ул вафат булганнан соң, утар кызларына мирас булып кала. 1847–1863 елларда Мария Александровна Кокушкинода яши. 1863 елның җәендә анда аның И.Н.Ульянов белән туе уза. Балалары 1870–1880 елларда һәр җәйдә диярлек утарга кайтып йөриләр, Кокушкино гаиләнең яраткан ял итү урыны була.

Анна Ильинична Ульянова-Елизарова (14.8.1864, Түбән Новгород шәһәре — 19.10.1935, Ленинград), В.И.Ленинның апасы. 1887 елның 1 мартында Александр Ильич Ульяновның Александр III гә һөҗүм итүе турындагы эш буенча кулга алына, 5 елга сөргенгә хөкем ителә, Кокушкинода, Казанда һәм Самарада полиция күзәтүе астында яши. Кокушкинода ул күп вакытын хуҗалык алып баруга багышлый, чигә, инглиз һәм итальян телләрен өйрәнә, тәрҗемә һәм әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә (балалар өчен берничә әкият һәм шигырьләр яза). 1888 елның 12 октябрендә Казанга күченә, бу вакытта аларның бөтен гаиләсе Беренче таудагы (хәзер Ульяновлар урамы) Орлова йортында фатирга кереп яши. 1889 елның маенда Самара губернасы Алакаевка авылына китә. «Вперёд» нәшриятының редколлегия әгъзасы, «Просвещение» журналы секретаре, «Работница» журналы редколлегиясе әгъзасы. 1917–1918 елларда РСДРП(б) ҮКның Рус бюросы әгъзасы, «Правда» газетасы секретаре. 1918–1921 елларда РСФСРның Социаль тәэминат һәм Мәгариф халык комиссариатларында эшли. 1921 елдан фәнни эштә. Октябрь революциясе һәм РКП(б) тарихы комиссиясен (Истпарт), В.И.Ленин институтын оештыручыларның берсе.

Александр Ильич (31.3.1866, Түбән Новгород шәһәре — 8.5.1887, Санкт-Петербург), В.И.Ленинның абыйсы, народоволец. Һәр җәйне диярлек гаиләсе белән Кокушкинода үткәрә. 1883 елдан Петербург университетында укый, халык азатлыгы идеяләре белән мавыга. 1886 елда «Народная воля» идеяләрен уртаклашучы төркем җитәкчеләренең берсе, император Александр III гә һөҗүм әзерләүдә катнаша, 1887 елның 1 мартында кулга алына; Шлиссельбург кальгасында асып үтерелә.

Ольга Ильинична (4.11.1871, Сембер шәһәре, хәзер Ульянов шәһәре — 8.5.1891, Санкт-Петербург), В.И.Ленинның сеңлесе. Сембер гимназиясен тәмамлаганнан соң (1887), күренекле педагог һәм дирижёр Орлов-Соколовский җитәкчелек иткән Казан музыка мәктәбенә керә. Концертларда катнаша. 1890 елдан Санкт-Петербургтагы Югары (Бестужев) хатын-кызлар курсларында укый. Корсак тифыннан вафат була.

Дмитрий Ильич (4.8.1874, Сембер шәһәре — 16.7.1943, Мәскәү янындагы Горки), В.И.Ленинның энесе. 1887–1889 елларда Казанда гимназиядә укый. 1905–1907 еллардагы революциядә (Сембер) һәм 1917 елгы Октябрь революциясе (Кырым) вакыйгаларында катнаша. 1920–1921 елларда Кырымда Ревком һәм РКП(б)ның өлкә комитеты әгъзасы, Кырымда ХКС рәисе урынбасары. 1921 елдан РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариатында. 1925–1930 елларда Я.М.Свердлов исемендәге Коммунистик университетта эшли, шуннан соң гыйльми эштә.

Мария Ильинична (6.2.1878, Сембер шәһәре — 12.6.1937, Мәскәү), В.И.Ленинның сеңлесе. Аңа 9 яшь тулгач, гаиләләре Казанга күченә. Кокушкинода Анна Ильинична һәм Владимир Ильич белән бергә яши. 1905–1907 еллардагы революциядә һәм 1917 елгы Октябрь революциясе (Петроград) вакыйгаларында катнаша. 1917–1929 елларда «Правда» газетасының редколлегия әгъзасы һәм җаваплы секретаре. 1934 елдан Совет контроль комиссиясе әгъзасы. 1929–1934 елларда ВКП(б)ның Үзәк контроль комиссиясе әгъзасы. СССР ҮБК әгъзасы. ТАССРда эшче һәм авыл газета-журнал хәбәрчеләре хәрәкәтен җәелдерүгә булышлык итә, берничә тапкыр Казанда була (1928, 1933, 1936), 2 нче Бөтентатар колхозчы ударниклар съездында (1933) чыгыш ясый.

Ульяновлар Казанда һәм Кокушкино авылында В.И.Ленин музейларын оештыруга булышлык итәләр.

Әдәбият

Шагинян М.С. Семья Ульяновых. М., 1959; 

Семья Ульяновых в Татарии: Документы, материалы и воспоминания. К., 1985.

Автор — Л.М.Айнетдинова