Биографиясе

1918 елның 16 сентябре, Уфа губернасы Минзәлә өязе, хәзер Әлмәт районы Кәләй авылы —  1944 елның 18 августы, Жагар шәһәре, Литва.

Туган авылында хисапчы булып эшли. 1939 елдан Кызыл Армиядә.

1944 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 55 нче армиянең 45 нче истребитель-танкка каршы артиллерия бригадасы 1971 нче истребительләр-танкка каршы артиллерия полкында орудие командиры. 1 нче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында Тарту һөҗүм операциясендә катнаша (1944).

1944 елның 18 августында Литваның Шауляй шәһәре тирәсендә дошманның танк атакаларын кире кайтарганда батырлык күрсәтә. Токарликов батареясына 50 немец танкы һөҗүм ясый. Шуларның 3 есен туптан ут ачып яндыра. 100 гә якын гитлерчы аның тубын камап алырга омтылгач, аларны ярчыклы снарядлар белен кыра. Дошман тарафыннан тубы сафтан чыгарылганнан соң, расчёты гранаталар һәм шәхси кораллар уты белән гитлерчыларны тоткарлауны дәвам итә. Яңа ут позицияләренә күчеп, күршесендәге туп төзәүчене алыштыра һәм тагын 3 танкны яндыра. Фашист һөҗүмнәрен кире кайтарганда, тубы белән бергә һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Әлмәт шәһәрендә «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы территориясендә Геройга бронза бюст, Кәләй авылында обелиск куела, шунда ук аның исеме белән урамнар атала.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 316, 336;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 155.