Биографиясе

1961 елның 6 гыйнвары, Казан шәһәренең Тынычлык бистәсе – 1980 елның 29 августы, Әфганстан Республикасы.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң (1978) Казанның 2 нче йөк автотранспорты җитештерү берләшмәсендә контролер-ревизор булып эшли.

СССР Кораллы Көчләренә 1979 елның 2 ноябрендә алына. 1980 елның апреленнән Әфганстан Демократик Республикасында совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында хезмәт итә. Хезмәт вакытында берничә тапкыр хәрби операцияләрдә катнаша, батырлык һәм кыюлык күрсәтә. 1980 елның 29 августында хакимлек итүче биеклекне алу буенча хәрби операция барышында дошман пулеметы расчетын юк итеп, үз взводының уңышлы хәрәкәтен тәэмин итә. Каты яраланып үлә. Интернациональ бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң). Казанның Архангел зиратында җирләнә.

Истәлеге

Сугышчы-интернационалист истәлегенә Казан шәһәренең бер урамына аның исеме бирелә.

Әдәбият

Биографический словарь "Книга Памяти ветеранов боевых действий в Афганистане (19791989)". Казань, 2018. Т.2.