- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1943 елның 17 ноябре), гвардия лейтенанты
1924 елның 1 гыйнвары, Чистай кантоны (хәзерге Нурлат районы) Иске Чаллы авылы — 1943 елның 29 сентябре, Украина ССР, Киев өлкәсенең Великий Букрин авылы.
Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, туган авылында колхозда эшли.
Саранск пехота училищесен тәмамлый (1943).
1942 елдан Кызыл Армия сафларында.
1943 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, Воронеж фронтында 3 нче гвардия танк армиясенең 7 нче гвардия танк корпусы 55 нче гвардия танк бригадасы мотоукчы взводы командиры. Үзәк Воронеж фронты гаскәрләре составында Орёл операциясендә (1943), Сулъяк яр Украинаны азат итүдә (1943) катнаша.
Киев өлкәсенең Мироновка районында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. 1943 елның 22 сентябрендә Украинаның Киев өлкәсе Великий Букрин авылы янында аның взводы беренче булып Днепр елгасын кичә. Плацдармда ул сугышчыларны һөҗүмгә күтәрә, 300 м га эчкә үтә, оборона оештыра һәм барлык батальонның елга аша чыгуын тәэмин итә.
Великий Букрин авылын азат иткәндә һәлак була.
Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены һәм медаль белән бүләкләнә.
Н.К.Синдряков бюстлары Нурлат шәһәренең Геройлар аллеясында һәм Иске Чаллы авылында урнаштырыла, шунда ук аның исеме белән урамнар атала.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 146;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 105, 146, 147.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.