- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (14.9.1945), 1 нче статья старшина
1919 елның 22 июне, хәзер Омск өлкәсенең Тюкалин районы Белоглазово авылы – 1987 елның 27 гыйнвары, Чистай шәһәре.
Туган авылында колхоз эшендә, Камчаткада балык промыселында катер мотористы, Петропавловск портында төзүче һәм суднолар җыючы булып эшли. 1939–1943 елларда һәм 1945 елдан Кызыл Армия сафларында. 1945 елда совет-япон сугышында катнаша, Камчатка Хәрби флотилиясендә үзйөрешле баржа экипажы командиры. Тын океан флоты составында Курил десанты операциясендә катнаша. 1945 елның августында Курил утравындагы сугыш хәрәкәтләрендә батырлык күрсәтә: 3 көн дәвамында сугыш кораллары һәм десантчылар өчен кирәк-яраклар ташый. Яралана, шулай да десантчыларны утрауга төшергәнче сафта кала.
1946 елда демобилизацияләнә. Петропавловск портында, соңыннан Долинск шәһәрендә (Сахалин өлкәсе) азык комбинатында эшли. 1970 елның ахырында Чистай шәһәренә күченеп кайта.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.
Автор – М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.