Эчтәлек

Татар әкиятләрендә Каракош патша кызына өйләнә, бик матур егеткә әверелә. Кыргыз һәм казакъ эпосында Каракошның аңа охшаш тиңе бар. Ул — геройны үз канаты астына алучы гаять зур Алыпкаракош.

Язма татар әдәбияты әсәрләрендә Каракош атамасы еш кына тискәре мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, Ф.Бурнашның «Сабак булсын» шигырендә Каракош — Гражданнар сугышы чорында чит ил интервенциясе символы, Ф.Бурнашның «Сахра каны» поэмасында, Х.Әюпнең «Туры сүзгә» шигырендә һ.б.да Каракош — Россия империясенең колониаль сәясәте символы. Үзенең беренчел фольклор мәгънәсендә дә кулланыла (мәсәлән, Ф.Бурнашның «Мөкәррәмә» поэмасында туган як азатлыгы өчен көрәшүчеләр Каракош белән тиңләштерелә).

Әдәбият

Бурнаш Ф. Сайланма әсәрләр. К., 1959;

Татар халык иҗаты: Әкиятләр. К., 1977. 1 кит.;

Казахский фольклор в собрании Г.Н.Потанина. А.-А., 1972.

Автор — Ф.И.Урманчеев