Биографиясе

1912 елның 14 октябре, хәзер Украина Республикасының Киев өлкәсе Бориспольский районы Старое авылы — 1976 ел.

Киев индустриаль институтын тәмамлый (1938).

1941–1969 елларда Зеленодольск суднолар төзү заводында: мастер, корыч кою цехының техник бюро башлыгы, өлкән инженер, баш металлург (1953 тән).

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.

Дәүләт бүләге коеп ясалган аеруча чыдам якорь чылбырларын агымлы җитештерүне оештырганы өчен бирелә. Медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Г.Я.Мәүлетова