- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (24.3.1945), ефрейтор
1919 елның 23 декабре, Казан губернасы, Спас өязе (хәзерге Әлки районы) Татар Төгәлбае авылы — 1982 елның 24 мае, Ярославль өлкәсенең Большесельский районы Варегово шәһәр тибындагы поселогы.
1931 елда әти-әнисе белән Ярославль өлкәсенә күченә. Большесельский районының Варегово поселогында яши. Торф эшкәртүдә эшли.
1941 елдан Кызыл Армиядә.
1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 46 нчы армиянең 2 нче понтон-күпер бригадасы 44 нче моторлаштырылган понтон-күпер батальоны отделениесе командиры. Дала, 2 нче һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен сугышта (1943), Дебрецен (1944) һәм Прага (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1944 елның 4 декабрендә Эрчи шәһәре янында (Венгрия) Дунай елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Катер тартып барган понтонда пехота һәм артиллериянең беренче десантын күчерә. Икенче ярда барган сугышта катнаша, шәхсән кул пулемёты утын бастыра һәм дошманның 12 солдатын юк итә. Яралана, әмма, хәрби техникалы 2 батальонны елга аша чыгарып, тагын 10 рейс ясый.
Сугыштан соң демобилизацияләнә, 1946–1979 елларда Варегово шәһәрендә торф предприятиесендә монтер булып эшли.
Ленин ордены, 3 нче дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Мурманск шәһәрендә инженер-сапёрлар полкы территориясендә Геройның бюсты куелган.
Геройга Базарлы Матак авылы Геройлар Паркында мемориаль такта, Татар Төгәлбае авылында обелиск куела.
Герой исеме Ярославль өлкәсенең Большое Село авылындагы Җиңү паркындагы мемориаль комплекста мәңгеләштерелә.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 261, 302;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 182.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.