Биографиясе

1925 елның 15 феврале, Чаллы кантоны Казаклар авылы — 1944 елның 21 июле, Украина, Львов өлкәсе, Каменка-Буг районы, Банюнин авылы.

Туган авылында колхозда эшли.

1943 елның февраленнән Кызыл Армиядә. 1943 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 53 нче гвардия танк бригадасының разведка взводы отделениесе командиры (3 нче гвардия танк армиясенең 6 нчы гвардия танк корпусы). Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен сугышта (1943), Житомир-Бердичев (1943–1944), Проскурово-Черновцы һәм Львов-Сандо мир (икесе дә — 1944) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 21 июлендә Львов шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Кукезов авылы янында беренче булып дошман траншеясына бәреп керә, пулемёт расчётын юк итә һәм офицерны әсирлеккә ала. Разведка төркеме «тел» белән чигенгәндә ике аягы да яралана. Иптәшләрен ышыклап, соңгы патронына кадәр пулемёттан ата, аннан соң үзен һәм аны чолгап алган дошманнарны граната белән шартлата.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Тукай районының Теләнче Тамак мәктәбе янында Геройга һәйкәл куелган.

Әдәбият   

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин