- РУС
- ТАТ
механизатор, Социалистик Хезмәт Герое (1966)
1928 елның 15 июле, Бөгелмә кантоны, хәзер Лениногорск районы Зәй-Каратай авылы — 2003 елның 20 гыйнвары, шунда ук.
Бөгелмә авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбен тәмамлый (1952).
1943–1999 елларда Лениногорск районының «Уңыш» колхозында эшли: комбайнчы (1952 елдан), комплекслы бригада бригадиры ярдәмчесе (1966 елдан). Бөртекле культуралар чәчү һәм уңыш җыю эшләрендә комбайнчыларның катнашуын башлап җибәрүче. Бөртеклеләрне суктырганда техникадан рациональ файдаланып, рекордлы җитештерүчәнлеккә ирешә. Герой исеме бөртеклеләр һәм терлек азыгы культураларын җитештерү һәм әзерләүне арттыруда һәм техника дан югары җитештерүчән файдалануда ирешелгән уңышлары өчен бирелә.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. К., 1980;
Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.
Автор — Г.Я.Мәүлетова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.