Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
корабльләр төзүче, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1949)
1909 елның 17 марты, Курск өлкәсенең Волуйки районы Волоконовка авылы — 1965 елның 3 июне, Зеленодольск шәһәре.
Мәскәү механика-машина төзелеше институтын тәмамлый (1937).
1937–1951 елларда Яшел Үзән суднолар төзү заводында эшли: инженер-технолог, баш технолог бүлеге төркеме җитәкчесе, баш технолог урынбасары — баш эретеп ябыш тыручы.
1951–1965 елларда Яшел Үзән проектлау-конструкторлык бюросында: технол. бүлек җитәкчесе, баш конструктор урынбасары.
Дәүләт бүләге корабльләр төзүнең агымлы алымын эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә катнашканы өчен бирелә. Медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.