Биографиясе

1916 елның 22 октябре, хәзер Оренбург өлкәсенең Матвеевка районы Иске Әшер авылы — 1981 елның 12 августы, Шурчи шәһәре, Үзбәкстан ССР.

МТСта тракторчы булып эшли.

1937–1940 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армиядә.

1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, моторлаштырылган понтон-күпер батальоны понтончысы (40 нчы армиянең 6 нчы понтон-күпер бригадасы). Брянск, Воронеж, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен сугышта Воронеж-Касторное, Белгород-Харьков һөҗүм операцияләрендә (барысы да — 1943), Яссы-Кишинёв (1944) һәм Братислава-Брно (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1943 елның октябрендә Днепр елгасын кичеп чыкканда батырлык күрсәтә. Дошман уты астында сугыш техникасын паромда күчерүне тәэмин итә. 1943 елның 12 октябрендә Зарубинцы авылы янында (Черкассы өлкәсе Каневская районы) Днепр елгасы уртасында, снаряд ярчыклары эләгеп, катер сафтан чыга, Шамкаев кыска вакыт эчендә катерны төзекләндерә һәм уң ярга техниканы һәм ке шеләрне күчерүне дәвам итә.

Сугыштан соң демобилизацияләнә, колхозда, шуннан соң Шурчи шәһәрендә «Сельхозтехника» берләшмәсендә эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Шурчиның бер урамына Шамкаев исеме бирелә.

Әдәбият   

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин