Тарихы

Авыл 1710 елдан билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (1770 елларда алпавыты – П.И.Татищев, XIX йөзнең беренче яртысында – Булыгиннар, шул исәптән Казан губерна жандарм идарәсе башлыгы, Казан губернасында дворяннар башлыгы Н.Д.Булыгин). Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авыл Караваево авылының Спас чиркәве приходына карый.

ХХ йөз башында авылда 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 369,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Ромодан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Ялкын авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда халкы «Ялкын» колхозына керә, 1957 елда колхоз «Большевик» совхозы составына керә (1995–1997 елларда «Караваево» күмәк предприятиесе, 1998–2004 елларда «Ялкын» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» ачык акционерлык җәмгыяте бүлекчәсендә эшли.

Күренекле кешеләре

Е.И.Захарова (1955 елда туган) – туфрак белгече-агрохимик, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 57 ир заты;
1859 елда – 194,
1897 елда – 199,
1908 елда – 267,
1920 елда – 267,
1926 елда – 217,
1938 елда – 208,
1949 елда – 190,
1958 елда– 175,
1970 елда – 169,
1979 елда – 115,
1989 елда – 83,
2002 елда – 83,
2010 елда – 73,
2015 елда – 76 кеше (руслар).