Биографиясе

1941 елның 31 августы, Әлмәт районы Бигәш авылы — 1989 елның 1 декабре, Әлмәт шәһәре.

Хезмәт эшчәнлеген туган авылы колхозында башлый.

1959–1962 елларда Әлмәт районының элемтә бүлегендә монтёр.

1962–1989 елларда «Востокмонтажгаз» трестының 5 нче махсуслаштырылган идарәсендә (Әлмәт): слесарь-монтажчы, газ белән кисүче, бригадир (1970 елдан).

Шәкүров җитәкләгән бригада әһәмиятле объектлар — Миңлебай газ эшкәртү заводы, Оренбург газ комплексы, Оренбург–Казан, Миңлебай–Казан этан үткәргечләре, Самотлор–Усть-Балык–Әлмәт нефть үткәргече, Әлмәт шәһәренә кадәр Кама суүткәргече төзелешләрендә актив катнаша. Монтажлау эшләрендә алдынгы технологияләрне куллану ел саен җитештерүдәге йөкләмәләрне 130–150% ка үтәргә, шактый акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Коллектив трест бригадалары арасында беренчеләрдән булып понтонлы резервуарларны монтажлау ысулын үзләштерә. Фидакарь югары җитештерүчән хезмәте, Бөтенсоюз Социалистик ярышларда ирешкән зур уңышлары, бер предприятиедә күп еллар эшләгәне өчен орденнарга лаек була. Медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Әлмәт шәһәрендә Геройлар аллеясында Шәкүров бюсты куелган.

Әдәбият   

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.                             

Автор — Г.Я.Мәүлетова