Биографиясе

1937 елның 18 апрелендә БАССРның Эстәрлебаш районы Айдарәли авылында туган.

Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң (1960), шунда ук эшли. 1980 елдан Башкорт университетының органик химия кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре кислородлы гетероциклик кушылмаларга карый. М.Г.Сәфәров иярешле Принс реакциясен ача. Олефиннар белән альдегидлар реакциясе нигезендә 1,3-диоксаннар, пиран һәм фуран структураларын синтезлауның нәтиҗәле алымнарын эшли. Каучук һәм биологик актив матдәләр җитештерү өчен сызыкча һәм циклик мономерлар табу ысулларын тәкъдим итә һәм халык хуҗалыгына кертә.

Уйлап табуга 100 дән артык авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Механизм реакций ацеталей. М., 1987.

Люди и диоксины. М., 2000.