Биографиясе

1955 елның 1 маенда Арча районы Симетбаш авылында туган.

Камышин югары хәрби командирлар-төзелеш универстетын (1975), Халыкара менеджмент академиясен (1992), Чиләбе универстетын (1999) тәмамлый.

1975–1991 елларда СССР Хәрби Көчләрендә. 1991 елдан «Татмясопром» җитештерү берләшмәсендә («Татарстан ит сәнәгате» холдинг компаниясе): 1993 елдан генераль директор урынбасары, вице-президент.

1998 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт милке белән идарә итү дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары, 2001 елдан Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары.

2006 елдан «Таттелеком» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2009 елдан).

Бүләкләре

Мәдәният өлкәсендә мөһим проектларны тормышка ашыруга һәм рухи кыйммәтләрне торгызуга, Татарстан халыкларының милли кыйммәтләрен һәм тарихи мирасын саклауга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә (2018).

Медальләр һәм Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.