Биографиясе

1916 елның 30 августы, Казан губернасы, Мамадыш өязе, хәзерге Балык Бистәсе районы, Шиланка авылы — 1979 елның 10 июле, Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәре.

Чистай ветеринария техникумын (1935), Новочеркасск кавалерия училищесен (1944) тәмамлый.

Туган авылында терлекчелек совхозында эшли.

1937 елдан Кызыл Армия сафларында, Төньяк Кавказ хәрби округының кавалерия частьларында хезмәт итә.

1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 9 нчы гвардия кавалерия полкында эскадрон командиры (2 нче гвардия кавалерия корпусының 3 нче гвардия кавалерия дивизиясе). 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссия, Люблин-Брест (икесе дә — 1944), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Фюрстенвальд шәһәре (Берлиннан көньяктарак) өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә. 1945 елның 23 апрелендә аның эскадроны, Шпрее елгасын һәм Шпрее каналын кичеп чыгып, плацдарм яулап ала, дивизиянең калган подразделениеләренә Франкфурт-Одер–Берлин автострадасына чыгуны тәэмин итә, дошманның 8 контрһөҗүмен кире кайтара, 5 корал һәм сугыш кирәк-яраклары складын кулга төшерә.

Сергеев сугыштан соң армиядә хезмәтен дәвам итә.

1946 елдан запаста. Подольск шәһәрендә яши, урта мәктәптә хәрби әзерлек дәресләре укыта.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюсты Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында мемориаль комплекс территориясендә урнаштырыла. Балык Бистәсе һәм Балык Бистәсе районының Анатыш авылы урамнарына аның исеме бирелә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 144;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 223, 228, 274.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина