Биографиясе

1917 елның 25 декабре (1918 елның 7 гыйнвары), Казан – 1980 елның 16 июне, шунда ук.

Казан күн-аяк киеме техникумын тәмамлый (1936). Бөек Ватан сугышында катнаша.

1936–1937 елларда Саратов күн заводында.

1937 елдан «Спартак» аяк киеме җитештерү сәүдә-сәнәгать берләшмәсендә: смена, тәэминат бүлеге башлыгы, директор урынбасары, генераль директор.

Аның җитәкчелегендә предприятиедә технологик реконструкция уздырыла, Чистай, Мамадыш, Йошкар-Ола шәһәрләрендә филиаллары һәм Казанда балалар аяк киеме фабрикасы ачыла. Аяк киемен еллык җитештерү күләме 2,5 миллионнан (1950) 11,5 млн парга (1970) җитә.

Бүләкләре

Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.