- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (20.12.1943, үлгәннән соң), гвардия лейтенанты
1923 елның 15 декабре, Бөгелмә кантоны Яңа Казанка поселогы, Бөгелмә районының хәзер юкка чыккан авылы — 1943 елның 13 октябре, Украина ССР, Днепропетровск өлкәсенең Верхнеднепропетровск районы Днепровокаменка авылыннан 4 км көньяк-көнбатыштарак җирләнә.
Бөгелмә районының Сокол машина-трактор станциясендә хисапчы, тракторчы булып эшли.
Куйбышев хәрби һава десанты училищесен (1941), Төньяк-Көнбатыш фронтның берләштерелгән офицерлар курсларын (1943) тәмамлый.
1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 37 нче армиянең 10 нчы гвардия һава десанты дивизиясе 19 нчы гвардия һава десанты полкында рота командиры. Дала фронты гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен сугышта (1943), Украинаны азат итүдә (1943) катнаша.
Анновка авылы янындагы (Верхнеднепропетровск районы) сугышта батырлык күрсәтә. 1943 елның 13 декабрендә сугыш барышында дошманның 2 танкын сафтан чыгара. Алдагы сугышта дошманның контрһөҗүмен кире кайтарганда тагын 1 танкны юк итеп, һәлак була.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Бөгелмә шәһәрендә Н.П.Сентюков исеме мәктәпкә һәм урамга бирелә, Геройлар аллеясында Геройның бюсты куела.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 608, 609, 632;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 142.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.