Биография

1954 елның 24 мартында Казан шәһәрендә туган.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1977), Казан казна дары заводында эшли: инженер, мастер, участок башлыгы, бүлек башлыгы урынбасары, цех башлыгы урынбасары, баш технолог (1991 елдан), җитештерү башлыгы урынбасары (1998 елдан), баш инженер (2001 елдан), генераль директор урынбасары (2003 елдан).

Дәүләт бүләге көндәшлеккә сәләтле продукция эшләүнең диверсификацияле технологияләрен булдыруда катнашканы өчен бирелә. Уйлап табуга 3 патенты бар.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә. «2 нче дәрәҗә Россия корал төзүчеләре берлеге», Россия Эчке эшләр министрлыгының 2 нче дәрәҗә «Хезмәттәге казанышлары өчен» күкрәк билгеләренә лаек була.

Хезмәтләре

Концепция и стратегия развития современного порохового производства. Казань., 2009 (автордаш).