Биографиясе

1946 елның 9 августында Яңа Писмән (хәзер Лениногорск) районы Чыршылы авылында туган.

Саратов югары партия мәктәбен (1986), Казан техник университетын (2000) тәмамлый.

1962 елдан Лениногорск районында: «Коммунизмга» (1977 елга кадәр) совхозында, 1977–1979 елларда КПСС шәһәр комитеты инструкторы, 1979–1988 елларда Мичурин исемендәге колхоз рәисе, 1988–1990 елларда «Глазовский» совхозы директоры, 1990–1991 елларда башкарма комитет рәисе, 1991–1995 елларда халык депутатларының район советы рәисе.

Бер үк вакытта, 1992–2006 елларда, Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре хакимияте башлыгы; 1995–2006 елларда Лениногорск берләштерелгән халык депутатлары советы рәисе.

2006–2009 елларда «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.

1990–1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты, 1995–2004, 2009–2014 елларда Татарстан Республикасы халык депутаты.

Бүләкләре

Почет ордены, медальләр белән бүләкләнә.