- РУС
- ТАТ
Хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (2008 ел), химия фәннәре кандидаты (1995 ел)
1967 елның 26 июле, Казан шәһәре – 2022 елның 24 сентябре, шунда ук.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1991 ел), Казан технология университетында эшли.
1996–2003 елларда «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерлык җәмгыятендә баш белгеч, маркетинг бүлеге башлыгы.
2003–2010 елларда Министрлар Кабинетында, Татарстан Республкасы Премьер-министрының нефть-газ комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, киңәшчесе.
2010–2020 еллларда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, 2020 елдан – «Газпром межрегионгаз Казань» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры.
Дәүләт бүләге Татарстан Республикасында җитештерелгән зур тонналы полимерлар нигезендә динамик термоэластопластлар – яңа буын композицион материаллар җитештерүне оештыруда һәм эшләүдә катнашканы өчен бирелә.
Медаль белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.