Биографиясе

1967 елның 26 июлендә Казан шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1991 ел), Казан технология университетында эшли.

1996–2003 елларда «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерлык җәмгыятендә баш белгеч, маркетинг бүлеге башлыгы.

2003–2010 елларда Министрлар Кабинетында, Татарстан Республкасы Премьер-министрының нефть-газ комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, киңәшчесе.

2010 елдан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.

Дәүләт бүләге Татарстан Республикасында җитештерелгән зур тонналы полимерлар нигезендә динамик термоэластопластлар – яңа буын композицион материаллар җитештерүне оештыруда һәм эшләүдә катнашканы өчен бирелә.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.