Биографиясе

1931 елның 15 февралендә Мамадыш районы Албай авылында туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1970 ел).

Хезмәт эшчәнлеген 1949 елда Балык Бистәсе районының «Социализм» совхозы кырчылык бригадасында бригадир булып башлый.

1954–1955 елларда «Калининуголь» трестының (Донецк өлкәсе) Яңа Кондратьевка поселогы шахтасында забойчы.

1956–1967 елларда «Бөрсет» җәнлек совхозында хисапчы, баш хисапчы урынбасары, Мамадыш районы халык контроле комитеты рәисе (1967 елдан), КПССның Питрәч район комитеты секретаре (1972 елдан), Татарстан «Зверопром» тресты директоры (1976 елдан), «Татпушнина» акционерлык җәмгыяте генераль директоры (1988–1996 еллар).

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике алтын, бер көмеш, бер бронза медале; ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.