Эчтәлек

Биографиясе

1941 елның 15 февралендә Кукмара районы Зур Кукмара авылында туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1969 ел).

1958–2001 елларда Кукмара районында механизатор, 21 нче партсъезд исемендәге колхозда баш агроном, район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек бүлеге башлыгы (1970 елдан).

Рәхимуллин җитәкчелегендә район хуҗалыкларында игенчелек һәм үсемлекчелек алга китә; бөртекле ашлык уңышы 1 гектардан 1970 елда – 13,8 центнер, 1991–1995 елларда уртача – 23,4 центнер, 1996–2000 елларда – 24,9, 2001 елда 37 центнер тәшкил итә.

Медаль белән бүләкләнә.