- РУС
- ТАТ
? – 21.5.1866 елның 21 мае, Казан.
1842 елда китап кибете ача.
Әдәбият университет студентларын, урта уку йортлары укучыларын һәм укытучыларын күздә тотып сайлана. Фәнни, фәнни-популяр, табигать-математика, гуманитар фәннәрдән, медицинадан уку-укыту әдәбияты, А.С.Пушкин, Н.В.Гоголь, М.Ю.Лермонтов, А.В.Кольцов әсәрләре, Көнбатыш Европа классиклары (Г.Гейне, П.Ж.Беранже һ.б.) әсәрләренең тәрҗемәләре тәкъдим ителә. Шулай ук географик карталар, атласлар, ноталар, балалар өчен китаплар сатыла. Казан басмалары арасында университет һәм руханилар академиясе галимнәре хезмәтләре күпчелекне тәшкил итә. «Отечественные записки», «Искра», «Современник» кебек популяр журналларга язылу оештырыла. Кибет каршында китап төпләү остаханәсе эшли.
И.В.Дубровинның 27 басмасы була. Шулар исәбенә профессор Д.И.Мейер һәм А.П.Щапов хезмәтләре дә керә. Ул китапларны күбрәк студентлар сатып ала.
И.В.Дубровин Казан гимназиясе укытучысы М.Мәхмүдовның «Татар телен өйрәнү өчен практик кулланма» («Практическое руководство к изучению татарского языка», 1857 ел) исемле дәреслеген, В.А.Сбоевның «Казан губернасындагы әҗнәбиләр турында тикшеренүләр» («Исследования об инородцах Казанской губернии», 1856 ел) исемле китабын нәшер итә. Әлеге басманың 60 нөсхәсен диңгез идарәсе уку йортлары китапханәләренә бүләк иткәне өчен бөек кенәз Николай Александровичның рәхмәтен ала.
Вятка, Саратов шәһәрләрендә, Мәкәрҗә ярминкәсендә китап кибетләре була. 1855–1862 елларда даими рәвештә, айга 2-3 тапкыр, аннан соң атна саен «Казанские губернские ведомости», «Вятские губернские ведомости» (1860 ел) газеталарында китаплар сату турында игъланнар бастыра. Аның басмалары кыйммәт тора, ә китап кибете зур табыш китерми. Шәһәр банкына булган бурычлары өчен И.В.Дубровин кибете ябыла һәм аукционнан сатылырга билгеләнә (1862 ел). Сатып алучылар булмау сәбәпле, аукцион И.В.Дубровинның вафатыннан соң уздырыла. Китапларны танылган төбәк өйрәнүче Н.Я.Агафонов, ә аңардан әдип һәм букинист И.А.Ярыгин сатып ала (1877 ел).
«Благодарность Его Императорского Величества Великого князя... книготорговцу 3-й гильдии купцу Дубровину за издание им книги «Исследование об инородцах Казанской губернии...» // Казан. губерн. ведомости. 1856. 22 окт.;
Васильев П.П. Некролог // там же. 1866. № 24; Щелыванова Ж.В. Книгопродавец Иван Васильевич Дубровин // Библиотека Казанского университета: фонды, раритеты, история... Казань, 1980.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.