Биографиясе

1908 ел, Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Түбән Кама районы) Ялантау авылы — 1943 елның 1 ноябре, Украина ССРның Полтава өлкәсе Пирятин шәһәре.

Тулы булмаган урта белем ала. Туган авылында колхоз рәисе булып эшли.

1941 елның августыннан Кызыл Армия сафларында.

1941 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында 40 нчы армиянең 309 нчы укчы дивизиясе 957 нче укчы полкта җәяүле разведка взводының отделение командиры. Көньяк-Көнбатыш һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Десна һәм Тим елгалары (1941) оборона сугышларында, Воронеж–Ворошилов­град (1942) һәм Острогожск–Россошь (1943) операцияләрендә катнаша.

Балыко–Щучинка авылы (Киев өлкәсе Кагарлык районы) тирәсендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. 1943 елның 24 сентябрендә сугышчылар төркеме башында беренчеләрдән булып елганы йөзеп чыга, уңъяк ярда плацдарм яулап алуда һәм сугыш барышында дошман контрһөҗүмнәрен кире кайтаруда катнаша, ике тапкыр яралана.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Чистай шәһәрендә Герой исеме белән урам атала, Геройлар аллеясында барельефлы стела урнаштырыла. Аның исеме Украинаның Киев өлкәсе Кагарлык районы Балыко-Щучинка авылындагы мемориалда мәңгеләштерелә.

Әдәбият  

Батырлар Китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 125;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 30, 31.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина