Биографиясе

1880 елның 27 марты, Тула губернасы — ?

Демидовлар хокук лицеен тәмамлаганнан соң (Ярославль шәһәре, 1907), шунда ук эшли (1917 елга кадәр), 1913 елдан гомуми хокук тарихы кафедрасы приват-доценты. 1911 елдан Ярославль губерна гыйльми архив комиссиясе әгъзасы.

1917–1918 елларда Казан университетының юридик факультеты рус хокукы кафедрасы профессоры. Казан губерна гыйльми архив комиссиясен оештыруда катнаша.

1917 елда җирле вакытлы матбугатта шактый гына мәкаләләр бастыра: «Демократик республика» («Демократическая республика»), «Нәрсә ул ирек һәм аны ничек булдырырга?» («Что такое свобода и как её обеспечить?»), «Учредительләр җыены» («Учредительное собрание») һ.б.

Казанда Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институтын оештыручылардан берсе һәм аның беренче директоры (1917–1918).

1917 елда Покровский институт советы утырышында Казанда юкка чыгып барган хөкүмәт учреждениеләре архивларын саклауны һәм аларны институтка тапшыруны оештыру мәсьәләсен күтәреп чыга (рөхсәт 1917 елның 23 декабрендә алына). 1918 елның сентябрендә институт советы тарафыннан Самарада узган КОМУЧ Халык мәгарифе идарәсенең югары белем бирү мәсьәләләре буенча җыелган съездга делегат итеп сайлана.

1918 елның октябреннән Иркутск университетының рус хокукы тарихы кафедрасы мөдире.

1920 елдан Урта Азия университетының административ хокук кафедрасы профессоры (Ташкент).

Аннан соңгы язмышы билгесез.

Хезмәтләре Россия һәм Франция административ хокукы, Россия белән Бохара мөнәсәбәтләре тарихына карый.

Хезмәтләре

Министерская власть в России. Ярославль, 1906;

Северо-Восточная Россия в историко-археологическом отношении. К., 1917;

Административный процесс о превышении власти. К., 1920;

Международные отношения России и Бухары в дореволюционное время и при советской власти — до национального размежевания среднеазиатских республик. Таш., 1927.

Әдәбият

Бобков В.Н. Учёные Казанского университета и архивы в первые годы Советской власти // Советские архивы. 1989. № 5;

Шамсутдинова Р. Архивное строительство в Татарстане 1917–1920 гг. // Гасырлар авазы — Эхо веков. 1999. № 1/2.                                   

Автор — Р.Х.Әхмәтҗанов