РКП(б) Малмыж өязе татар-башкорт секциясе һәм Үзәк мөселман комиссариатының җирле бүлекчәсе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

Вятка губернасы Малмыж шәһәрендә 1919 елның 27 гыйнварыннан 1920 елның июленә кадәр басыла, 1919 елның 5 маендагы  саннан соң, Колчак гаскәрләре шәһәрне яулап алу белән бәйле рәвештә, чыгарылу туктап тора,  1919 елның 27 июненнән торгызыла.
Башта атналык, 1920 елның гыйнварыннан атнага 2 тапкыр чыга.
Мөхәррире – Н.Бәхтияров.

Юнәлеше

Газета Татар Республикасы төзелеше, фронтка ярдәм итү атнасы үткәрү,  анда балалар акча җыюы һәм «Чулпан» труппасы спектакльләр күрсәтүе турында сөйли.
Губернаның һәм шәһәрнең мәдәни тормышы, аерым алганда, спектакльләр, әдәби кичәләр, Түнтәр авылында М.Вахитов һәйкәленә акча җыю турында язмалар басыла.
Төп сәхифәләре: «Фән һәм игенчелек», «Дошманнар арасында», «Губерна хәбәрләре» һ. б.
Редакция китаплар, аерым алганда, «Аклар килгәч» пьесасын бастыра.
Хәрби цензор 42 номердан газетаны рус теленә тәрҗемә итүне таләп итә, чөнки аның битләрендә хәрби сер булган материаллар урнаштырыла ала, ә әлеге таләпне үтәмәгән очракта «Ярлылар тавышы»на ябылу яный. Бу мәсьәләне хәл итүдә Ш.Усманов һәм Л.Д.Троцкий катнаша, соңгысы цензорның татар телен белмәве газетаны ябу өчен нигез була алмавын аңлата.

«Ярлылар тавышы»н бастыру финанс кыенлыклар аркасында туктатыла.

Әдәбият

Нуруллина Р.М. Становление партийной-советской печати на татарском языке (1917-1925 гг.). Казань, 1978;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.