Биографиясе

1937 елның 4 декабре, Азнакай районы Азнакай авылы — 2019 елның 14 гыйнвары, Уфа шәһәре.

1961 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, авиация техникасы буенча Дәүләт комитетында эшли (Уфа).

1962 елдан СССР ФАнең Башкорт филиалы Органик химия институтында, 1978 елдан Башкорт медицина институтында, физика кафедрасы мөдире (1982 елдан).

Хезмәтләре молекулаларның структураларын тикшерүгә, биол. актив кушылмаларның молекуляр тәэсир итү механизмын өйрәнүгә карый. Насыйбуллин микродулкын спектрографын эшли. Кайбер молекулаларда азот атомнарының квадруполь бәйләнешләре структурасын билгели һәм тензорларын таба. Азот атомнары кергән гетероциклик молекулаларның күзәнәк мем­бранасының фосфолипидларына тәэсир итү механизмын тикшерә, үзара тәэсир итешүче молекулаларның электрон төзелеше үзгәрешен һәм конформацион халәтләрен күрсәтә.

Хезмәтләре   

Микроволновой спектр изотопозамещённых молекул пиразола // Оптика и спектро­скопия. 1973. Т. 1, вып. 1 (автордаш);

Квантово-химический подход к процессам взаимодействия эндогенных факторов с фосфолипидами клеточных мембран // Успехи физиологических наук. 1994. Т. 25, № 1 (автордаш);

Методы и технические средства медицинской визуализации. Уфа-М., 2003 (автордаш); Effect of pyrazole on the conformatio­nal state of cell membrane phospholipides // Biophysics. 1993. V. 38, № 4 (автордаш).

Автор — Р.Г.Усманов