- РУС
- ТАТ
партия эшлеклесе
1918 елның 4 марты, хәзер Рязань өлкәсенең Кече Екатериновка авылы — 2012 ел, Мәскәү.
Щацк авыл хуҗалыгы техникумын (1938), Кубань авыл хуҗалыгы институтын (1959) тәмамлый.
1938–1939 елларда Бастановский МТСында участок агрономы (Рязань өлкәсе). 1939–1941 елларда — хәрби-пехота училищесе (Белоруссия ССР, Калинковичи шәһәре), махсус мәктәп (Мәскәү) курсанты.
Бөек Ватан сугышында катнаша: 1941–1945 елларда 14 нче танк, 1 нче Мәскәү гвардия мотоукчы дивизия, Кызыл Армия бронетанк гаскәрләренең үзйөрешле артиллерия (уку үзәге (Мәскәү) контрразведка бүлекләренең оператив хезмәткәре.
1945–1949 елларда Воронеж, Ладожск (Краснодар крае) МТСларында агроном, өлкән агроном.
1949–1960 елларда Краснодар краенда партия һәм хакимият эшендә: КПССның Ладожск райкомында бүлек мөдире, 2 нче секретарь; КПССның Темиргоевский райкомы 1 нче секретаре, КПССның Краснодар крайкомы авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, РСФСР МСның Краснодар крае буенча Совет контроле төркеме җитәкчесе.
1960–1967 елларда КПСС Үзәк Комитеты авыл хуҗалыгы бүлегендә сектор җитәкчесе.
1967–1978 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты 2 нче секретаре.
1978–1982 елларда — КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Партия контроле комитетының җаваплы контролёры.
1967–1980 елларда ТАССР Югары Советы, 1970–1979 елларда СССР Югары Советы депутаты.
Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.