Биографиясе

1944 елның 9 июля Югары Ослан районы Рус Борнашы авылында туа.

1962–1966 елларда п/я 421 номерлы предприятиенең (Казан) диспетчерлык хезмәтендә оператор, браковщик булып эшли.

1966–1992 елларда Казан төгәл машиналар заводында радиоэлектрон аппаратуралар җыючы, монтажчы. Осипова берничә төрдәш һөнәрне үзләштерә, бу аңа заводта беренчеләрдән булып бригада подрядын кертү мөмкинлеген бирә.

Бүләкләре

Хезмәттәге уңышлары өчен заводның Мактау китабына кертелә, бригадасы «СССР Машиналар төзү министрлыгының иң яхшы бригадасы» исеменә лаек була.

Дәүләт бүләге хезмәттәге һәм алдынгы алымнар кертүдәге, аларны оештыру формаларын булдырудагы казанышлары өчен бирелә.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.