- РУС
- ТАТ
хакимият эшлеклесе, социология фәннәре кандидаты (2001), ТРның атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре (2001)
1957 елның 7 мартында Рязань өлкәсенең Скопин шәһәрендә туа.
Казан химия-технология институтын тәмамлый (1979).
1979–1985 елларда С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация ҖБ инженеры, 1985–1987 елларда КПССның Казан шәһәре Ленин райкомы секретаре, 1990–1995 елларда халык депутатларының Ленин районы советы рәисе урынбасары, 1995–1996 елларда Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы хакимияте башлыгы урынбасары.
1996 елдан ТР социаль тәэминат министры, 2001–2007 елларда ТР социаль яклау министры. Бер үк вакытта, 2001 елдан, Татарстан бизнеска булышлык институтында укыта.
2007 елда ТР МКның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы.
2007 елдан РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты.
Идарә социологиясе буенча язмалары бар.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.