Биографиясе

1894 елның 27 июне, Казан — 1964 елның 26 июне, шунда ук.

1911 елдан Казан шәһәренең техник остаханәләрендә эшли.

1923–1964 елларда Казан ГИДУВында: рентген кабинеты җиһазлары һәм электр-яктырту җайланмаларына хезмәт күрсәтү технигы, рентген техникасы курсы укытучысы (1935 тән).

Беренче совет томографын (1936) һәм вертикаль топографны (1951) уйлап табучы. Новиков тарафыннан Казан ГИДУВында 70 тән артык физиотерапия җиһазы һәм рентген аппараты, приборлар, медицина җайланмасы конструкцияләнә һәм гамәлгә куела. Казандагы һәм республикадагы рентген җиһазларының күпчелеге аның җитәкчелегендә урнаштырылып көйләнә.

Медальләр, СССР ҮБК һәм ТАССР ЮСның Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Файзуллин М.Х., Авдонин С.И. В.А.Новиков // Казан медицина журн. 1965. № 1.

Автор — М.Х.Фәйзуллин