1905 елның 6 декабре, Казан губернасы, Лаеш өязе Шәдке авылы — 1975 елның 1 феврале, Казан.

Татарстан югары коммунистик авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлый (1937).

1938–1952 елларда (бүленеп) Казанда ВКП(б)ның Дзержинский район комитеты пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, секретаре. Бөек Ватан сугышында катнаша.

1952–1959 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе.

1951–1959 елларда ТАССР, 1955–1959 елларда РСФСР Югары Советлары депутаты.

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.