Биографиясе

1922 елның 4 мае, Зөя кантоны Соболевское авылы — 2004 елның 25 марты, Казан.

1944 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технология университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1948 елларда үзе оештырган югары энергияле кушылмалар химиясе һәм технологиясе лабораториясенең фәнни җитәкчесе, шул исемдәге кафедрасы мөдире (1962–1989), проблемалы фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире (1989 дан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ракета һәм махсус ягулыклар компонентлары химиясе һәм технологиясенә карый.

Николаева җитәкчелегендә туендырылмаган углеводородларны тринитрометан, тетранитрометан, хлортринитрометан һ.б.ны алу максатында деструктив нитратлау реакцияләренең механизмнары эшләнә; тринитрометан табуның нәтиҗәле технологиясе булдырыла һәм җитештерүгә кертелә (бу ачыш Казан химия-технология институтында, оборона сәнәгатенең тармак институтлары һәм предприятиеләрендә күпсанлы югары энергияле матдәләр синтезларга мөмкинлек бирә); фуразан һәм фуроксан фрагментлары кергән сусыз һәм аз сулы югары энергияле кушылмалар синтезлана. Бу рәттәге аерым кушылмалар оборона техникасының мөһим мәсьәләләре үсешен хәл иткән дөньяда беренче производстволарның нигезен тәшкил итә.

Монохлорглиоксим һәм дихлорглиоксим табу алымы югары энергияле матдәләрнең яңа төркемен синтезлау технологияләрен тудыра. Югары энергияле кушылмалар синтезлаганда табылган ярымпродуктлар һәм чит матдәләр күпкырлы бактерицид һәм спороцид тәэсирләргә ия булган дезинфектантлар ясау мөмкинлеген бирә.

1000 нән артык фәнни хезмәт авторы. Уйлап табуга 200 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

СССР МС бүләге лауреаты (1990). Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ — КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000.

Автор — В.Г.Абзалова