Гомуми мәгълүмат

Пермь краеның үзәк өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 5192 кв.км. Үзәге – Добрянка шәһәре (Пермь шәһәреннән 63 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 56553 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1236 кеше. Башлыча, район үзәгендә, Дивья, Кыж, Түбән Лух, Ярино поселокларында һәм Перемское авылында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1917 елга кадәр районда татарлар күп булмый. Ләкин XX йөз башында Добрянкада иң эре сәүдәгәр (еллык акча әйләнеше буенча) ике мануфактура кибете хуҗасы, татар кешесе Д.Г.Касыймов була.

Район территориясенә татарларның күпләп күченүе (нигездә, махсус күчерелгән кешеләр) 1930 елларда башлана. Күченү хәрәкәтенең яңа дулкыны 1950 елларда районда агач материаллары әзерләү тармагы үсү белән бәйле. 1970–1980 елларда Пермь ГРЭСы төзелгән чорда татарлар саны күпкә арта.

Хәзерге вакытта район татарларының милли-мәдәни тормышы үзәге – Добрянка шәһәре: татар-башкорт иҗтимагый үзәге эшли (1998 елдан, җитәкчесе –Ф.Н.Шакиров), «Дуслык» ансамбле (2002 елдан; 2010 елда аның составына «Гүзәл» татар-башкорт коллективы керә, 1995 елдан эшли), 1997 елдан ел саен Сабан туе бәйрәме үткәрелә.

2000 елда мәхәллә оештырыла, мәчет эшли.