- РУС
- ТАТ
инженер-очучы, ТРның Һава транспорты төбәк идарәсе башлыгы (1994–1996), Россиянең атказанган транспорт хезмәткәре (1996)
1936 елның 18 гыйнвары, хәзер Пенза өлкәсенең Зур Вьяс районы Белый Ключ авылы — 2010 елның 2 сентябре, Мәскәү.
ДОСААФның Саранск очучы-техниклар мәктәбен (1957), Красный Кут гражданнар авиациясе очучылары училищесен (1959), Саратов университетын (1967) тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 1954 елда «Трансводстрой» трестының Сталинград идарәсендә слесарь буларак башлый.
1957 елдан Кузнецк укыту-өйрәтү үзәгендә Як-18, Як-11 самолётларында эшли. 1960–1963 елларда Красный Кут очучылар училищесендә (Саратов өлкәсе) Як-18, Ан-2 самолётларында очучы-инструктор.
1963–1973 елларда Пенза берләштерелгән авиаотрядында, Ан-2 самолёты һәм звено командиры, авиаэскадрилья командиры урынбасары, командиры.
1973–1974 елларда — Саратов берләштерелгән авиаотрядының 171 нче очучылар отряды, 1974–1984 елларда — Бөгелмә, 1984–1994 елларда Казан берләштерелгән авиаотрядлары командиры, «Татарстан авиалинияләре» авиакомпаниясенең Казан шәһәр агентлыгы башлыгы, Татарстан берләштерелгән авиаотряды командирының 1 нче урынбасары, командиры, генераль директоры.
1997–1998 елларда Татарстан һава юллары агентлыгы генераль директоры урынбасары (Казан), 1998 елдан «Компания Турамко» АҖ директоры, генераль директоры, бер үк вакытта «Казан транспорт агентлыгы» АҖ директорлар советы рәисе (2004 елдан).
Нестеров җитәкчелегендә Бөгелмә аэропортында — пассажирлар павильоны, күтәрелү-төшү полосасы, ангар, кунакханә һ.б., Сарман, Минзәлә, Актаныш аэропортларында каты түшәмәле күтәрелү-төшү полосалары файдалануга тапшырыла. Казан шәһәр агентлыгында авиабилетлар сату белән идарә итүнең үзәкләштерелгән 2 нче буын «Сирена-2» системасы гамәлгә кертелә; «Казан» халыкара аэропортында реконструкция уздырыла һ.б. эшләр башкарыла.
Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Ибрагимов Р.А. Крылья Татарстана. К., 1985;
Жизнь в полётах: История развития Бугульминского авиационного предприятия 1953–2003. Бугульма, 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.