Биографиясе

1880 елның 16 декабре, Сембер губернасы Коромысловка авылы — 1944 ел, Казан.

1905–1907 еллардагы Революциядә катнаша (Чита шәһәре).

Красноярск тимер юл училищесен тәмамлый (1899).

1896–1906 елларда Себер һәм Байкал аръягы тимер юллары эшчесе. Шул чорда актив революцион эшчәнлек алып бара, шуңа күрә берничә тапкыр кулга алына. Читада кораллы күтәрелеш әзерләүдә катнашканы өчен 1905 елда читтән торып үлем җәзасына хөкем ителә, аны тотып бирүгә зур күләмдә акча билгеләнә.

1917 елга кадәр Неометов полиция эзәрлекләвеннән яшеренеп яши. 1917–1918 елларда Бурея округы (Амур өлкәсе) комиссары, соңрак тау эшчеләре башкарма комитеты рәисе.

1920 елдан Благовещенск шәһәрендә, өлкә башкарма комитеты секретаре, өлкә ХХС рәисе, пыяла заводы җитәкчесе.

1925 елда Башкортстан АССР ХХС рәисе урынбасары, соңрак Башкортстанның тау эшләре тресты рәисе.

1927 елдан ТАССР ХХСның азык-төлек тресты, М.Вахитов исемендәге 1 нче сабын, шәм һәм химия заводы директоры. Завод каршындагы Югары техник уку йортын оештыручыларның берсе һәм аның беренче ректоры (1930–1933).

Татарстан май сәнәгате үсешенә зур өлеш кертә.

1932–1933 елларда киноплёнка фабрикасы төзелеше башлыгы (Казан),

1934–1937 елларда БҮБК Президиумы каршындагы ТАССР Вәкиллегенең тулы вәкаләтле вәкиле.

1937 елда, улы Ю.И.Неометов кулга алынганнан соң, вазифасыннан читләштерелә һәм Үзбәкстанга хуҗалык эшенә җибәрелә.

1941 елдан Уралда яши, 1944 елда Казанга күченә.

Татарстанның Социалистик Төзелеш Батыры.

Әдәбият  

Ключевич А.С. История Казанского жирового комбината имени М.М.Вахитова (1855–1945). К., 1950;

Назипова К.А. Неометов Ибрагим Камалетдинович (1880–1944) // Герои Труда Татарии. 1920–1938 гг.: Док. очерки. К., 1974.

Автор — К.А.Нәҗипова