Гомуми мәгълүмат

Түбән Новгород өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1929 елда Тёплый Стан районы буларак оештырыла, 1945 елдан хәзерге исеме.

Мәйданы – 1012,6 кв.км. Үзәге – Сеченово авылы (Түбән Новгородтан 220 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 14448 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 348 кеше.

Татарлар, тупланып, Кызыл Атау авылында (XVII йөз башында Мещерадан күченүчеләр нигез сала) яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1643 елда Кызыл Атау авылында 42 йомышлы татар гаиләсе исәпләнә. Пётр I заманында алар дәүләт крәстияннәре катлавында санала һәм лашман хезмәтен үти.

1820 елда авылда 3 җамигъ мәчет була, 1866 елда – дүртенчесе, 1868 елда бишенчесе ачыла. XX йөз башында 6 мәчет, 2 мәдрәсә, 1 мәктәп эшли.

Халык саны: 1790 елда – 931, 1859 елда – 2121, 1870 елда – 2256, 1913 елда – 4439, 1925 елда – 4993 кеше.

Хәзерге вакытта авылда мәчет, авыл тарихы музее эшли. Ел саен Сабан туе үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Кызыл Атау авылында танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗми (1976 елда авылда аның музее оештырыла), дин һәм җәмәгать эшлеклесе Г.А.Нәҗметдинов туган.